Зөләйха Камалова

IMG_5399

Журнал ничек ясала: Торт, фотоаппарат, ике песи

Беркөнне журналыбызның редактор урынбасары: “Якын арада торт ашарга уйламыйсыңмы?” – дип кызыксынды. Журналыбызның редактор урынбасары Гөлүсә апа Закирова барлык урынбасарларның урынбасары ул! Сорауны да дөрес итеп куя белә. Торт ашарга уйламаган булсам да, мондый сорау бирелгәч, тиздән ашарга туры киләчәге аңлашылды.

Алга таба

348052_original

Бәлештән узмыш юк!

Төрек дуслар кунакка килсә гел бәлеш пешерүне сорыйлар. Алар өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбыйны дә сыптырта гына әлбәттә, ләкин бәлешне бик тә яратып ашыйлар. Ник дисәң, бәлеш сүзе бер төрек сүзе белән аваздаш икән.

Алга таба

IMG_9585

Илсөя Бәдретдинова «Түзәрлек булсаң гына…» җырына клипны ничек төшергән (фотокөндәлек)

Илсөя Бәдретдинованың җырлары башка татар җырчыларыныкыннан шактый аерыла. Аның һәр нәрсәдә үз стиле бар, шуңа күрә аудиториясе дә шундый киң һәм төрле. Заманнан артта калмыйм дигән кебек, соңгы елларда ул җырларына видеоклиплар төшерә башлады. «Түзәрлек булсаң гына…» җырына клипны төшерү процессын без дә күзәтеп кайттык.
Алга таба

Jh2aC74siMk

Җәй – кояш, ял, су коену һәм «Сәләт» белән шәп!

Кемдер өчен – гаилә, кемдер өчен – эш урыны, кемдер өчен менә дигән тормыш мәктәбе! Барган саен барасы килә, бер килсәң, китәсе килми. Һәрвакытта үсә, камилләшә һәм татарның сәләтле яшьләрен үзенә магнит кебек тартып тора. Әлбәттә, ул – «Сәләт»! Быел җәй бигрәк зурдан куптылар – егерме дүрт алан, алты форум, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән унбиш меңгә якын катнашучы. Һәм бары тик алар өчен генә чакырылган иң шәп кунаклар.

Алга таба

fdc676a3-c26e-464b-9930-fce2da65527a (1)

«Крокодил Гена һәм аның дуслары» китабы татарча чыкты

Эдуард Успенскийның «Крокодил Гена һәм аның дуслыры» китабы бәләкәй чакта иң яраткан китапларның берсе иде. Балалар бакчасында, йокы сәгате алдыннан «Чебурашка»ны укыганнан соң, көлә-көлә эчләр авыртып, группабыз белән йоклап китә алмаганны хәтерлим. Хәзер дә аны укысаң, нәкъ шул балачактагы сыман, тәгәри-тәгәри көлеп укыла.

Алга таба

1527329444195858648

Ял ашы: тәмле сырники

Ял көне иртәләре шәп була! Йокы туйдырып,  ашыкмыйча тәмләп иртәнге аш ашарга, гаилә белән җыелышып озаклап чәй эчеп утырырга була. Еш кына иртәнге ашка нәрсә пешерергә дигән сорау туа. Ә менә бу сырник рецепты иртән генә түгел, һәр вакытта да бик әйбәт ашала. Пешерү дә искиткеч җиңел һәм тиз.

Алга таба

28153814_167319790732386_3331235226721452032_n

Илсөя Бәдретдиновадан шәпский тавык рецепты

Илсөя Бәдретдинованың оста хуҗабикә булуын бөтен кеше дә белә. Аның өе кунаксыз торган чаклар булмый диярлек. Кунакларның һәрберсенә хөрмәт белән карый, һичшиксез чәй эчереп, ашатып җибәрә! Туктаусыз гастрольдән-гастрольгә йөреп, Казанга кыска вакытка гына кайтса да, әле телевидениегә, әле радиога йөгереп, әле тагын берәр кая барып, ничекләр ашарга пешерергә өлгерә микән ул?

Алга таба

Г.Кариев театрның баш режиссеры Ренат Әюпов: Иске чабатаны яңа бинага сөйри алмыйбыз!

Бик тиздән, 26 апрель көнне, Габдулла Кариев исемендәге театр тамашачылар өчен яңа бинада үз ишекләрен ачачак. Шул уңайдан, бу көннәрдә театр коллективы яңа бинада журналистлар белән очрашу оештырды. Иң элек бина буйлап “экскурсиядә” йөрдек – эш бүлмәләләрен, гримеркаларны, костюм саклый торган һәм бутафория ясый торган бүлмәләрне карадык.

Алга таба