“Бүлмәдәге утны сүндереп, берәү белән дә сөйләшмичә ял итәм”

«Идел» журналының декабрь санында Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  артистлары белән бик кызыклы әңгәмәләр чыккан иде. Әңгәмәдәшчебезнең беренчесе Эльдар Гатауллин. Ул актер гына түгел, режиссер-куючы да әле. Эльдар Гатауллин биредә алтынчы сезонын эшли.

I

Эльдар, яшьләр театрында эшләү хыялың идеме?

Кечкенә вакытта телевизордан күрсәтелгән спектакльләрне яратып караганым истә. Бервакыт «Алмачуар»ны күреп, ничек шулай атны уйнап була икән, дип шаккаттым. Менә, язмыш үземне бирегә китереп ташлады.

Яшьләр театрын шулайрак итеп күз алдына китердеңме соң?

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кергәндә театрда эшләрмен дип уйламадым. Спектакльләрдә массовкада катнаша-катнаша, театр дөньясы үзенә бөтереп алды. Беренче төп ролем – «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»та Әфләтүн. Премьера Тинчурин театры бинасында узды. Әй, кау- шаган идем соң!

Бу театрда эшләү яшьләрне ничек үзгәртә?

Труппа белән якыннан театрның 25 еллык юбилеенда таныштым. Шунда, сәхнә артындагы тормышны күреп, бик гаҗәпләндем. Анда турыдан ярып әйтәләр, барысы ачык. Үзем дә, артист халыкка ачык булыр- га тиеш, дигән фикердә торам.

Урамда таныйлармы?

Клипларда, төрле фильмнарда да төшкәч, таныйлар.

Андый вакытта качасы киләме?

Премьералар әзерләгәндә эш күп, арыта. Режиссер буларак «пос- тановка»лар да бар бит әле. Театрдан чыгуга ябылам, өйгә кайтып, бүлмәдәге утны сүндереп, берәү белән дә сөйләшмичә ял итәм. Хәтта ашау да онытыла. Тормышта – бер, театрда икенче халәттә йөрим.

Театрдан күп яшьләр хезмәт хакы түбән булу сәбәпле китә…

Театрны яратам, миңа монда кызык, яшь булгангамы, акча турында уйламыйм. Иң авыры – вакыт җитмәү. Хәзер лабораторияләр уза башлады. Эшләү тагын да кызыклыга әйләнде.

Киләчәктә театрда үзеңне ничек күрәсең?

Артык алга карарга яратмыйм, премьерадан премьерага яшим. Аннан алган кичерешләрне исә сүз белән аңлата торган түгел. Кай- чак спектакльдән соң сәхнә артында «уйнап бетердемме» дип сәгатьләр буе уйланып утырырга да мөмкинмен.

IMG_4349
IMG_4463

«Ләйлә илә Мәҗнүн» спектакленнән кадрлар.

Комментарий язарга