Хәбибуллиннар гаиләсе көне-төне театрда яши

Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының егет-кызларны кавыштыру сихере бар бугай. Артист Илназ Хәбибуллин да хәләл җефетен биредә тапкан. Свердлау өлкәсендә туып үскән татар кызы Рузанна белән бергә укыганнар, хәзер бергә иҗат итәләр. Ул арада ут чәчеп торган чая кыз «мин инде аның хатыны» дип ире янына килеп елышты.

– Илназ, ни өчен артист һөнәрен сайладың?

– Әти-әни гомер буе авылда (Азнакай районында. – Авт.) халык театрына йөргәч, кечкенәдән шул мохиттә үстем. Унынчы сыйныфта укыганда клубка спектакльдә уйнарга чакырдылар. Шуннан җенләнеп китеп, Казан театр училищесына кердем. Диплом эшен карарга Ренат Әюпов килгән иде. Ул, күреп, бирегә чакырды.

Рузанна:

– Ренат абый эшкә егетләрне чакырган иде дә, Илназ мине үзеннән калдырмады. Беренче чыгарган спектаклебез – Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы. Илназ: – Яшь тамашачылар театры дигәч, хайваннарны гына уйнарбыз дип уйлаган идек, ә монда төрле жанрдагы спектакльләр куела һәм моңа бик сөенәбез. Шулай да җәнлек образына керү, балалар белән аралашу – иң кызыгы.

– Образлар ничек туа?

Илназ:

– Сүзләрне укып чыгасың, мәгънәсенә төшенергә тырышасың. Аннары режиссер белән бергә әкренләп үстерәсең. Күп нәрсә репетиция вакытында барлыкка килә.

Рузанна:

– Ирле-хатынлы сәхнәдә уйнавы җиңелдер, диләр. Киресенчә, авыр! Быелгы премьера «Ут чәчәге»дә мин – Мәликәне, Илназ егетем Ренатны уйный. Үз кешең булгач, өйрәтәсең, шәхескә кереп китәсең, йөзенә бәреп әйтәсең. Башка партнер белән җайлашырга тырышасың.

– Рузанна, син Казанга ничек киләсе киттең?

Рузанна:

– Юрист яки укытучы һөнәре алырга дип килдем. Имтиханнарны уңышлы тапшыргач, әти белән шәһәр карап йөргәндә, театр училищесына сугылып чыгасы иттек. Артист булу теләге бала вакыттан яши иде. Янәсе, мине барысы да танысын, сурәтемне афишаларга төшерсеннәр. Самими хыяллар чынга ашып куйды…

– Тамак туйдыру өчен читтә эшләргә туры киләме?

Илназ:

 – Без көне-төне театрда, өйгә йокларга гына кайтабыз. Лабораторияләр вакытында төнге икегә кадәр тоткарландык. Шулай да «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төштем.

– Күп артистлар, әсәрнең идеологиясе белән килешмичә, кинога төшүдән баш тартты…

Илназ:

– Сценарий китаптан аерыла. Мин алай тирәнгә кереп уйламадым, каршылык күрмәдем.

IMG_2171

Комментарий язарга