Яңалыклар

2 15

«Манзара»: башладык!

Бүген Казанда татарның спорт һәм сәнгать дөньясында зур вакыйга — «Манзара» музыкаль-спорт премиясен тапшыру тантанасы уза. Иртәнге уннан кичке уннарга кадәр дәвам итәчәк чарадан иң кайнар яңалыклар idel-tat.ru сайтында.

Алга таба

19.01.2019
IMG_0658

Илһам Шакиров мәңгелеккә китте…

2019 елның 18 гыйнварында көнне легендар  татар җырчысы Илһам Шакировны соңгы юлга озаттылар. Опера һәм балет театры янында җыелган халык артистны «Мәңгелеккә китеп барам…»  җырын җырлап һәм алкышлап озатты. Алга таба

18.01.2019
6 2

Илһам Шакиров китте, илһам калды…

Ике көн буран дулады. Олы сагыш кичергән сыман, елап-елап карлы яңгыр юлларга сарылды. Татарның бөек җырчысы Илһам Шакировның бакыйлыкка күчкән көннәре әнә шулай тарихка кереп калачак. Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында татар җәмәгатьчелеге җырчы белән бәхилләште.

Алга таба

18.01.2019
2 13

Үзенчәлекле ярыш

Аеруча үзенчәлекле булып узды быелгы бертуган Әхмәдиевлар призларына узучы татарча көрәш ярышлары. Белмим, әллә инде танылган галим-көрәшче Марат Габделбәр улы кайткангамы, әллә инде көрәшчеләрнең яшь аерымлыклары үзгәреп киткәнгәме, әллә инде махсус бүләкләрнең аеруча күп булуында булдымы.

Алга таба

17.01.2019
1 11

Ил кайгырса, илдә Илһам җылый…

Илһам ага Шакировка багышлап композитор Луиза Батыр-Болгари белән без «Илһам» җыры язган идек. Бу җыр беренче мәртәбә аның юбилеенда яңгырагач, Илһам ага моңсу гына елмаеп безнең кулларыбызны кыскан иде.

Алга таба

17.01.2019
1

Заһитова урынына Вәлиева?

Этери Тутберидзе — Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың тренеры — тагын бер татар кызын дөньяга танытырга тели. Алай гына да түгел, 12 яшьлек Камилә Вәлиеваның чыгышын ул быелгы сезонда иң яхшы программа дип бәяли.

Алга таба

17.01.2019