Күбәләк канатлы тормыш

Бүген күк әфлисун төсендә. Әйтерсең, җирдәге төнге утлар, кояш булырга теләп, күкләргә сеңгән. Йолдызлар да, ай да күренми. Төнге күк аларны йоткан. Бүлмә тулы бушлык. Хастаханәнең ялгыз бүлмәсендә берәү генә. Бу ялгыз зур тәрәзә аша аның күзләре күк белән серләшә. Күк йөзе аның бердәнбер сердәше, дусты хәзер.

Бүлмәдә авыр дару исе, инде канга бу кара төн баткан, чыга алмый интегә. Хәрәкәтсезлек. Шыксыз диварлар да аны үртәгәндәй тын. Аларның кешеләрдән кала үз теле, үз серләре. Дивар телләрен өйрәнеп беткән бу адәмнең күктән башка аңлар кешесе дә юк. Кирәкми дә. Ул бит селкенә дә, сөйләшә дә алмый.

Дөнья миңа каршымы, мин дөньягамы? Җир мине үзен таптап йөрүне кимсенү дип белдеме? Мин йөри алмыйм. Мин йөгерә алмыйм. Чыклы үләннәренең салкынын, карның суыгын, яңгырның юешен, ташларның катылыгын тоя алудан мәхрүм. Мин сезнең белән тагын очрашырмынмы? Мин сезгә кирәкме әле? Сез миңа бик кирәк. Чишмәм, синнән саркып аккан суны, учларыма тутырып, тешләрне камаштырып эчәсем, салкын дулкыннарыңа чумасым киллә. Елгам, синең яныңнан тагын атларның билләренә атланып, вакыт түшәлеп яткан болыннар, кырлар буенча үтәсем килә. Җил. Син мине үз кочагыңа кабул итәргә әзерме? Уйна минем чәчләрем белән, күренмәс зәңгәр кулларың белән сыйпа кулларымны, назла йөрәгемне. Җирем, өсләреңнән, тагын бер тапкыр гына булса да, атлап үтимче. Үтенеп сорыйм. Ташлама. Калдырма мине ялгызым. Синең кара туфрагыңа аягым белән басасым, кырларыңда йөзәсем килә минем. Бер мөмкинлек кенә бирче миңа. Мәхрүм итмә мине үзеңнән.

Бүлмәдә тын. Диварларга кагылып үткән тынлыкның гына пышылдавы ишетелә. Ул шуыша, чорный, буа. Бу бүлмәдә икәү генә. Ул һәм тынлык.

Син мине үзеңә кабул итәргә әзерме? Күрәм, әзерсең. Бәлки мине инде үзеңнең колың, дип уйлыйсыңдыр? Ә, юк, мин әле тере. Йөри, сөйләшә, хәрәкәтләнә алмасам да, уйлый алам. Уйлар, бетмәс-төкәнмәс уйлар минем ирегем һәм төрмәм дә. Әйе, тормыш мине сынап карарга уйлаган бугай. Ят, кара, уйла. Нәрсә уйларга, ни уйларга тиеш мин? Ялгыз, караңгы, салкын дөнья минем дөньяны йотмасмы, ватылган күңелемне, тагын да кечкенәрәк кисәкләргә телгәләп, киптермәсме? Киптерелгән җаннарны кая асрыйлар икән? Берәм-берәм җепләргә элеп, кояшка ашаталар микән? Хм, бәлки минем җаннарга миһербанлырак булып, күбәләкләргә өләшерләр? Бер көнлек гомерләре бераз озынаер иде. Мин дә чәчәкләрнең тәмен тоеп, дөньяны нәни күзләр белән зу-у-ур итеп күрер идем. Канатларым булыр иде минем.

Мин йөри алмыйм. Мин хәрәкәтләнә алмыйм. Мин сөйләшә алмыйм. Тик мин оча беләм. Әйе. Минем канатларым бар.

Тәрәзә җанын тишкәләп бүлмәгә ай нурлары кереп бара. Серле, хәйләкәр ай кызы. Хәзер бүлмәгә бер күз йөртеп чыгар да, тик кенә ятучы өстенә зур яулыгын салыр. Аннары уйларына керергә теләр. «Сиңа бүген яна төшләр алып килдем. Әйдә, сыен минем учларга. Син белмәгән, күрмәгән галәмнәргә алып барам. Син булдырасың. Бир кулыңны. Бир инде. Күзләреңнән күрәм: минем белән китәргә телисең».

Диварлар серләшә, тынлык шуыша. Бүлмәдә хәзер өчәү. Ай, ул һәм чиксез тынлык чәе. Шул чәйне эчеп туйган бу күңел. Шикәрсез, тәмсез, төссез чәй. Чәйнегең кая соң синең? Бүлмәдә хәзер берәү генә. Тынлык. Ул тула бара, бүлмәне тутыра, иңли, кайната, сусата һәм яңадан эчерә. Чәйнеге бар. Әнә хәрәкәтсез гәүдәдән төссез, шикәрсез, салкын чәй ага. Ул йоклый. Аның уйлары җаны белән бергә куллар тотышып ай кызы артыннан киттеләр.

Коч мине салкын җылылыгың белән, ай кызы. Тутыр минем күңелне. Тукта әле. Мин бит чынлап та күңел генә. Минем хәзер тәнем кая? Мин җан булып ай салган юлдан гизәм икән бит. Йолдызларга очасы иде. Тик күктәге йолдызларга карап, җирдәгеләрне онытам бугай. Йолдызларым бер җепкә тезелеп, мине өй каршында ук көтеп тора. Минем юлыма да синең күз яшьләрең чык булып сибелгәндер, әнкәй. Синең бишек җырларыңнан  канатларым үрелгәндер. Синең сүзләр белән җанымның ертык урыннарына бик күп ямау салынган. Бу җанны ничек итеп күбәләкләргә бирер идем мин? Синең кулларың кагылган урыннарда хәзер кояш күзәнәкләре. Мин кояш баласы, димәк. Ә нишләп сон моны элегрәк, сәламәт вакытта анламадым икән соң? Табигать баласы идем лә… Тик синең дөньяң, әни, минекеннән меңнәр тапкыр матур һәм соклангыч. Хәзер, ай кызына ияреп, мин кая барам? Бу минем күңелемне үзенең үләннәре белән бергә үстергән болыннар, кочагында бишектәге шикелле тибрәткән кырларым, күз яшьләремне үз тамчылары белән кушкан елгалар. Сезнең җирләрегез буенча тагын чабып үтәсем килә.

Шәһәрнең салкын урамнарын күп таптаган аякларым салкынлыкка кагылды. Бармакларым туфракка күмелде. Суык булса да, рәхәт суык. Туган җиремнең рәхәтлеге. Җил, сыйпап, тән җылымны кыр өстенә таратты. Җанымның бер өлеше хәзер кырлар өстендә очып йөри. Ә мин башаклар арасында. Сары, тулган, алтын башаклар аякларыма үрелә. Алар минем белән бергә атлый. Адымнарыма кушылып, җир дә сулый бугай. Ә җир сулышына кушылып атларга җиңел миңа. Кырым минем! диясем килә. Кочасым килә сине. Күңелем, йөрәгемнең чиксез куллары белән кочасым килә. Тагын бер йөгереп үтәргә рөхсәт бирерсеңме? Кояш нурларының җылысын саклаган башакны яратам. Исе борыннарны кытыклый. Мәңгелегем синең мәңгелек белән тоташа. Чикле дөньям синең чиксезлегеңне җиңәргә омтыла. Җүләр мин. Башаклар өстендә торган йолдыз кызлары миңа рөхсәт бирмәс. Үз мәңгелеңдә кал, үз чиклелегеңнең чикләрен җиң. Кырның төнгә буялган һавасы күкрәгемне тишкәли. Ә миңа рәхәт. Хастаханә бүлмәсенең кара төсләрен, исләрен юып чыгар. Йөрәгемне пәрәвездән арындыр. Арындыр. Чистарт. Төнге йолдызлар таң йолдызын каршы алырга әзер. Мизгеллек очрашу. Пәрдә ачылырга бик аз вакыт калып бара. Болыннарга чык төшә. Кояш белән очрашырга теләгән йолдызлар бит болар. Менә кырларым, болыннарым, урманнарым яктырып китте. Җирдә меңләгән кояшлы йолдызлар. Шулар арасында мин – сүнәргә яткан бердәнбер йолдыз. Сүнәргә теләмим мин. Торып басачагыма ышанам. Ник? Төндә сүнгән йолдызлар иртән яңадан кайтты бит. Мин дә яңадан аякка басачакмын. Чөнки миндә әнием биргән кояшлы җан, табигать салган чәчәкле күңел. Миндә – галәмнең үзе.

Бүлмәгә шәфкать туташы керде. Тынлык шыпырт кына почмакка посты. Әфлисун төсе көндәлекнең соры төсе белән алмашынырга әзерләнеп бара. Бүлмәгә кояш керергә тәрәзә киемнәре комачаулый. Нурлар аны тишкәли, тик диварларга җан кертә алмый инде. Аларда бихисап җаннарның соңгы сулышлары сурәте, соңгы сүзләр кайтавазы, соңгы караш буявы. Галәмгә күпме әйтелмәгән сүзләр, яратылып бетмәгән җаннар, кыйналып туйган йөрәкләр бу кечкенә дөнья төрмәсендә калган. Шәфкать туташы үз эшендә. Бу авыруларны күпме күреп әрнегән йөрәге хәзер каткан. Бу хатын диварлар шикелле. Диварлар.

Бүлмәдә өчәү. Шәфкать туташы, авыру һәм бушлык. Шәфкать туташы урынында яткан авыруга күз салды һәм бары йөри алмый торган авыруны күрде. Диварлар бары бер корбанны таныды. Бушлык беркемне дә тоймады. Чөнки бүлмәдә беркем дә, бернәрсә дә юк. Бушлык. Бары чиксез, аңлашылмас, тулы бушлык.

Мин бит әле тере, мин бит әле уйлый, күрә, сулый алам. Минем канатларым бар хәзер. Үзем теләгән җирдә теләсә кайчан пәйда була алам. Дүрт дивар кочагында елмая алмыйм, ә монда елмаям да, көләм дә. Ә тормышта мин яңа көнгә, яңа төнгә җитәрлек елмайдыммы? Һәр мизгелгә рәхмәтле идемме мин? Хәзер барысын да аңлыйм. Күп кешене кыерсыттым, кыерсытылуым да җитәрлек. Гафу үтенәм. Хәзер гафу үтенәм. Соңга калдыммы? Соң түгел, әле яшибез икән, бер дә соң түгел. Түзем булдым. Миңа карата да түзем булуыгызны сорыйм. Үтенәм. Мин бит рәсем ясарга ярата идем. Нигә ташладым ул шөгылемне? Ә, миңа зур түләүле эш тәкъдим иттеләр. Тик ул бәхетле иттеме? Юк. Мин бары үз дөньямны сусаттым, корыттым. Акча бәхет бирмәде. Шуның аркасында монда эләктем дә. Хәзер пумаланы аласы һәм ак болытларда биетәсе иде. Бушлыктан галәм ясыйсың. Тынлыктан көйләр үрәсең. Төссезлектән төсләрне суырасың. Синең күңелдән дөнья үз төсе, исе, тәме белән ага. Тәмләп ага. Йөрәгеңне үз күңеленә төрергә дип ага. Төсләре беләр сине буйый, исләре белән тибрәтә, тәме белән сине татып карый. Карасаң, үз сурәтеңне, күңелеңне болытларның йөзенә ясап куйгансың. Кызык. Хәзер мин болытлар аша карап торам, яңгыр булып җиргә явам. Мин күкрим, мин яшьним. Мин – яшим!

Яңгыр булып күбәләкләр канатына явам. Хәзер мин дә күбәләк була алам. Зур җанның кечкенә кисәге. Менә кайда ирек, менә кайда тормышны аңларга омтылу. Үзеңнең тормыш җебең бары ике көнлек икәнлеген генә белү булган вакытны файдалы үткәрергә этәрә икән. Шуңа күрә күбәләкләр чәчәкле дөньяда яшиләр ахрысы. Тормышның матурлыгын татып, татлы сулар эчеп көн итәләр. Күбәләкләр үләр өчен туалар, дигәнне ишеткәнем бар. Юк, алар дөньяны ямьләндерү өчен туа. Алар – җанның үлемсезлеге. Кошлар сайрый, хайваннар да үзенчә сөйләшә, ә менә күбәләкләр тавыштан мәхрүм. Бәлки шулай җиңелрәктер дә. Артык сүзләр нигә кирәк. Йөрәк белән дөньяны күрергә, тоярга омтылу, сүзсез ярату. Бар нәрсә дә дөрес, бар нәрсә дә үз урынында. Алар кебек яши, ярата белсәк иде.

Күбәләкләр бии… Һәр мизгелне кадерләп, һәр чәчәк таҗына басып, алар белән исәнләшеп бии. Назлы, нәзәкатьле, самими. Тик көчле. Үзеңнең берничә көн генә бу кояш белән булуыңны белеп яшәү өчен нинди көч кирәк аларга. Миңа да шундый көч кирәк. Җанымны күбәләкләргә бирерсез. Эчкерсез сипкелле бер күбәләккә. Бер тәндә бергә яшик. Нечкә җанның нечкә кыллары. Саф йөрәкнең саф хыяллары. Яшәргә омтылыш. Яшәү теләге. Ярату көйләре. Ямьлелек рәхәте. Бергә үрелик аның белән. Минем сүзләр, күбәләк хыяллары. Минем көчсезлек һәм күбәләк көче. Минем көчем һәм күбәләкнең нечкәлек катыш йомшак күңеллелеге. Мин – оча торган чәчәк.

Кояш бүлмәләрне җылытырга омтыла. Салкынга туенган кечкенә галәмне белми әле ул. Ничә еллар буе җылынмаган бүлмәне бүген генә җылытуы икеле. Шуны аңлап бугай, кояш нурлары тәрәзәгә таба шуыша башлады. Көн буе бушлык белән көрәштеләр бит. Тик тышкы нурлар гына җылытмас дөньяны. Бушлык карашын да, тынлык сулышын да, диварлар серләрен дә.

Бүлмә тула башлады. Ниндидер үзгәреш бар. Тынлык шикләнә, бушлык курка, диварлар тына.

Бүлмә көй белән тулды. Чәчәкләр көе. Оча торган күбәләкләр көе. Ябык тәрәзәләрне җил ачты. Тынлык та, бушлык та чыгып качтылар. Диварлар да качыр иде, үз-үзеңнән качып булмый шул. Аларга күңелләрен бикләргә генә кала.

Тәрәзә пыялаларын эретеп, бер күбәләк мендәр янына кунды. Канатларында әллә яңгыр, әллә чык, әллә яшь тамчылары. Төссезлектән барлык төсләр савылып бетте. Алар бүлмәне күбәләк канаты төсенә буядылар. Караватта ятучының иреннәрен күбәләкнең төсләре көйдерде.

Бүлмә туп-тулы. Монда ничә, күпме дигән сорау урынлы түгел. Кайнар, тәмле, төсле чәй кайнап чыгарга тора. Тынлык та рәхәт, җылы.

Күбәләкләр бии, чәчәкләр әйләнә бүлмәдә. Галәм бүген үз чиксезлеген бүлмә чиклелегенә сыйдырган. Йолдыз кызлары да чиксез булырга рөхсәт иткәндәй күбәләк канатына кунган. Ә ул яткан. Хәрәкәтләр сизелми. Бары сулышы гына күбәләкләрне биергә мәҗбүр итә.

Мин әле яшим, биим, уйлыйм, сулыш алам, яратам. Мин әле кайтам синең янга, кояшлы әнием, очрашабыз әле без болыннарым, кырларым, елгаларым. Мин хәзер аңлыйм. Күбәләкне. Бушлык һәм тынлыкны. Мин оча беләм. Һәм очам.

Күбәләкләр бии, чәйнек кайнап бүлмәне тәмам тутыра башлады. Шәфкать туташы кереп көндәлек эшләрен башкарды да һәр көндәгечә хиссез, игътибарсыз чыгып та китте. Ул сизмәде. Ятакта ул бары тормышның явыз карары буенча хәрәкәтләнә алмаучы мескенне күрде. Тәрәзәдән соры көндәлек аңа акайды. Шул ук диварлар, пыяла, ятак. Бәхет көткән бу ханым бәхетен табуда өметен өзә башлаган, күрәсең. Битараф. Көндәлеге аның күңелен кимереп, калдыгын ялгамыйча ташлап калдырган. Бәрәкәт таба алмый ул. Җаны сәяхәт итә белми.

Ә бүлмә ятактагы мескен күңеле белән тулган. Ә бүлмәдә күбәләкләр бии. Ул бии. Ул яши. Йөзләрен самими, беренче бәхетле елмаю бизи аның.

Бүген күк тә зәңгәр төстә…

P_20181126_140741

 

Комментарий язарга