«Манзара»: башладык!

Бүген Казанда татарның спорт һәм сәнгать дөньясында зур вакыйга — «Манзара» музыкаль-спорт премиясен тапшыру тантанасы уза. Иртәнге уннан кичке уннарга кадәр дәвам итәчәк чарадан иң кайнар яңалыклар idel-tat.ru сайтында.

  • Хәерле иртә, дуслар! Димәк, турыдан-туры трансляцияне башлыйбыз.
  • Иртәнге сигезгә «Манзара» премиясе өчен көрәшәчәк барлык көрәшчеләр һәм тренерлар, шулай ук хөкемдарлар бригадасы Казанның Цирк бинасында чарага әзерләнә башлады. Ярышларның баш хөкемдары — Азат Нурмөхәммәтов. Хөкемдарлар — Миңнерахман Ваккасов, Ленар һәм Динар Зиннәтуллиннар, Ленар Биктимеров, Фәнил Шәйхетдинов.
  • 1
  • Ә ул арада тамашачылар җыела башлады. Билет белән кергән һәр кеше волонтерлардан купон алып, шуны лототронга салырга тиеш булачак. Лототрон куелды.
  • 1
  • Бераздан җирәбә…
  • Башланды җирәбә…
  • Иң соңгы дүрт кеше так кала.
  • Барлыгы 28 көрәшче катнаша.
  • 1нче парлар:
  • Гулеб Ахмедов — Радик Сафин
  • Самандар Эрназаров — Эльдар Хәмитов
  • Радик Мухтаров — Зөлфәт Гарифуллин
  • Айгиз Зайнетдинов — Эльфис Мтиев
  • Анатолий Молдован — Радик Салахов
  • Раил Нургалиев — Илсур Сафин
  • Алмаз Гыйләҗев — Фәрхәт Фәйзуллин
  • Рафаэль Хәсәнов — Руслан Газизуллин
  • Айнур Сыртаев — Тәнзил Хәмәдиев
  • Муса Галләмов — Рамил Гыйзетдинов
  • Эскархан Осканов — Илмир Сабиров
  • Булат Мусин — Раил Сагиров

Дүрт кеше так калды. Айдар Хуҗин, Ренас Кәлимуллин, Альмир Шәрәфиев, Илһам Миңнуллин.

2

  • Аллага тапшырып, башладык!
  • Хәлил Шәйхетдинов: «Сәнгать һәм көрәш бәйрәме белән барыгызны да! Цирк бинасында бүген очкыннар чыгып торуын телибез. Бәхетле тамашачы исә, юллар буранлы булса да, Лада Гранта машинасында кайтып китәчәк. Кичкә унсигез иң көчле пәһлеван калачак. Тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр, шәп манзара телим».
  • Айдар Шәймәрданов: «Бүген сезнең алдыгызда иң көчле көрәшчеләр, дөньяның иң батыр егетләре бил алышачак. Рәхим итегез көрәш дөньясына!»
  • Шулай итеп, келәмгә беренче чыга: Голиб Ахмедов (Үзбәкстан) һәм Радик Сафин (Саба). Башладык.
  • Ике балл — Ахмедовка! Бер балл — Сафинга!
  • Бәйләгәннән соң ике балл Сафинга һәм кисәтү көндәшенә! Ике балл тагын Сафинга — 2:6!
  • Иәсп — 8:2, Радик Сафин отты!
  • 1
  • Келәмгә Самандар Эрназаров (Таҗикстан) һәм Эльдар Хәмитов (Зәй) чыкты!
  • Хәмитовка — кисәтү! Һәм чиста! Эльдар җиңде!
  • Келәмгә Радик Мухтаров (Тәтеш) һәм Зөлфәт Гарифуллин (Кукмара) чыкты. Гарифуллинга бер балл! Тагын ике балл һәм кисәтү белән исәп 4:0. Тагын бер балл һәм җиңү!
  • Айгиз Зәйнетдинов (Башкортстан) белән Эльфис Мтиев (Чувашстан) келәмгә чыкты. Тугыз секунд эчендә Айгиз җиңде.
  • Анатолий Молдован (Молдовия) белән Радик Сәләхов (Зәй) очраша хәзер. Бер балл Сәләховка. Тагын бер балл һәм матур алым өчен өстәмә тагын бер балл. 3:0. Бер балл һәм кисәтү һәм Радик җиңде!
  • 3
  • Раил Нургалиев (Биектау, Теләче, Казан — өч Сабантуй батыры) 1әм Илсур Сафин (Аксубай) мәйданга чыкты. Раил — узган елгы «Манзара»ның җиңүчесе һәм алтын билбау иясе.
  • Раилгә ике балл бирелде. Сөлгеләр бәйләнә. Көрәшмәгәне өчен Илсурга кисәтү. Ике балл һәм+1 балл. Раил җиңүче!
  • Алмаз Гыйләҗев (Кама Тамагы) белән Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч) чыга. Алмазның тренеры Әүхәт Мөхәммәдиевны чыгарасы иде келәмгә, эх!) Алмаз 80 кг. булса да, әле шәп итеп кача ала. Бер минут көрәшеп, бер балл алды Фәрхәт. Ике балл һәм кисәтү. Ике минут вакыт узды. Тагын бер балл һәм җиңү! Питрәч районының сигез тапкыр чемпионы кичке әйләнешкә чыкты.
  • Рафаэль Хәсәнов белән Руслан Газизуллин келәмгә чыкты. Апас — Лаеш. Чиста! Руслан җиңде!
  • 4
  • Айнур Сыртаев — Азнакай батыры һәм Тәнзил Хәмәдиев — Тукай районы чемпионы көрәшә хәзер. Берсенә 24, икенчесенә 50 яшь. Тәнзил абыйга башы өчен кисәтү, аннан Айнур бер балл алды. Ике минут узды! Тиз генә тәмамланыр дигәннәр иде бу көрәшне. Аяк чалганы өчен кисәтү Тукай батырына. Ятты һәм 5:0, Айнур файдасына.
  • Әтнә районы батыры Муса Галләмов һәм Балык Бистәсеннән Рамил Гыйзетдинов чыкты. 13 секунд эчендә Әтнә батыры чиста җиңү яулады.
  • Эскорхан Осканов белән Илмир Сабиров чыкты. Казахстан һәм Баулы көрәшчеләре. Осканов әлегә алдыа. 2:0. Бәйләгәч 7 балл алып, казах көрәшчесе җиңү яулады.
  • 5
  • Булат Мусин (Яңа Чишмә) һәм Раил Сагиров (Спас) көрәшергә чыкты. Соңгы бар көндезге программаның. Раил ярышларның иң яшь көрәшчесе икән. 18 яшь. Молодец! Ләкин Булат җиңү яулады. Икешәр баллык ике алым белән җиңде ул.
  • Шулай итеп, беренче әйләнеш тәмам. Барыгызны да кичке программада көтеп калабыз!

Комментарийлар

  1. Ильгиз Сафэарханов
    Янв 19, 2019 @ 12:29:54

    Алланын рэхмэте яусын Манзара проектын оештыручыларга.алып баручыларга.корэшчелэргэ.жырчыларга.биючелэргэ..Мэскэу каласыннан кузэтэбез сезне.Бик эйбэт оештырылган.бар жирдэ тэртип..корэшчелэр узлэрен бик эдэпле тоталар.Молодцы!!!

Комментарий язарга