Мин – Халисә. Кеше. Хатын-кыз

Галимә, язучы, шагыйрә Халисә Ширмән турында сүз чыкты исә, уйлар үз күчәреннән чыга да истәлекләр дулкынына алып кереп китә. Беренче курста безне ничек кабул итеп алуы, «Әллүки»нең безнең өчен беренче һәм безнең өчен актык утырышы, бәйрәмнәр, язмаларыбызны җыеп сүтү һәм Халисә апаның җылы карашы – барысы да йөрәккә язылган икән. Халисә апа белән иҗат турында да, дөнья хәлләре турында да сөйләшеп утырырга була. Рәхәт кеше.

Университетны тәмамлап киткәннән бирле, шундый сөйләшүләр җитми башлады. Төзәтергә кирәк бу хатаны.

Халисә апа, студентлар өчен Сез – мөгаллим, җәмәгатьчелек өчен – язучы, интернет кулланучылар өчен – язучы, шагыйрә. Үзегез өчен Сез кем?

Мин – Халисә. Кеше. Хатын-кыз. Ә син кем? Чынлыкта, бу сорау – иң авыр сорауларның берсе, чөнки ул кешенең статусын, тормыштагы приоритетларын билгели. Әгәр кеше «Мин – әни» дип җавап бирә икән, димәк, аның тормышында әни булу алгы планга чыккан, аннан соң гына ул – хатын, аннан соң – аерым һөнәр иясе һ.б. «Мин – укытучы», – дип җавап бирсә, һөнәре, иҗтимагый эшчәнлеге шәхси дөньясын, гаиләсен күмеп киткән дигән сүз. Проблемаларны ачыклый торган сорау, мин моны беләм, шуңа күрә миңа ихлас җавап бирү авыр. Мин үземне укытучы да, язучы да, шагыйрә дә итеп хис итмим, мин – кеше, кайчандыр туган һәм кайчандыр үләчәк иң гади бер кеше, аның да хатын-кыз дип аталган төреннән. Мөгаен, элегрәк башка төрле җавап биргән булыр идем. Шул гына.

«Мин шагыйрә түгел», – дип әйтәсез еш кына. Бу исемнән качу нәрсә белән бәйле?

Психологиядән китаплар, мәкаләләр укый-укый, үземә-үзем психолог булып беттем инде, ахры. Гадәттә, мин шагыйрәлектән качуымны шигырьләремнең тиешле югарылыкта булмавы белән аңлатам. Ә чынында исә, күңел төбенә тирәнрәк кереп казына башласаң, миңа хас булган иң зур кимчелек – үз-үземә ышаныч җитеп бетмәгәнгә күрә «Мин шагыйрә түгел», – дип әйтүемне аңлыйм.

1 (1)

Язу белән иҗат итү арасында нинди аерма бар?

Дөньяда иҗат ителмәгән әйбер юктыр ул. Безне уратып алган бөтен нәрсә – токмачлы аштан алып, космик ракеталарга кадәр – барысы да иҗат нәтиҗәсе. Ә язма иҗат, язу – ул инде нәкъ менә әдәби иҗатка карый. Аңлавымча, сорауда бераз башка мәгънә ята: «җырчы» белән «җырлаучы» дигән сүзләрдәге кебек аерма бармы, дип сорыйсыңдыр. Ул яктан караганда, минемчә, язу белән иҗат итү арасында аерма юк. Начар язу – начар иҗат итү инде ул.

Үзегез еш иҗат итәсезме? Хәзер ниләр эшлисез?

Вакыт һәм теләк булганда, язам да куям; яза алмыйча, үземне мәҗбүр итеп утырганым юк. Ешлыгын да санамыйм, кайчак ничек туры килә, шулай язам. Хәзерге вакытта әллә ничә сюжет уемда йөри, утырып язарга вакытым юк.

Иҗат итү өчен аерым шартлар булу зарурмы?

Тынычлык кирәк. Физик һәм рухи тынычлык. Шул шартлар булганда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында язам. Төнлә язган әсәрләр күбрәк, чөнки минем өчен ул – бердәнбер буш вакыт.

Бер әңгәмә вакытында «Рухи дөньямда ялгыз булмасам, мин яза алмыйм», – дигән идегез. Әле дә шулаймы?

Әйе, ялгызлыкны бик яратам мин. Бәлки, ялгызлык дию бик үк дөрес тә түгелдер инде ул, шул тынычлык дигәнемне күздә тотып әйтәмдер. Ул аерым халәт, һәм мин анда бик үк «мин» түгел, бик җиңел башка образга керә алам.

Эчке «Мин» белән күпләр белгән Халисә Ширмән бик аерыламы?

Катлаулы сорау. Әйе, аерыла. Мин, беренчедән, «тегене эшләмә, моны эшләмә, кеше ни әйтер» дигән саф татар тәрбиясендә; икенчедән, әдәби әсәрләрнең идеаль тәрбиясендә үскән бала. Казанга килгән беренче елларда чын тормышны бөтенләй белми идем. Үземнең күңелемдә тамчы да начарлык булмагач, бөтен кешеләр дә шундый дип уйлый идем. Саф күңелле авыл баласын шәһәр кыйнап чыныктырды, әмма үз-үзеңнән ерак китеп булмый. Кая барсам да, үзем белән үземне алып йөрим. Кемгәдер яхшылык эшлим икән, мин аны нәрсәдер өмет итеп түгел, ә чын күңелдән эшлим. Әмма шәһәр «көзгеле» тормышка өйрәтте: миңа карата эшләнгән начарлыкка, начар сүз сөйләүчеләргә яхшылык белән җавап кайтарасым килми. Мин хәзер «яхшыларга – яхшы, начарларга – начар». Аллага шөкер, юлымда начар кешеләр юк диярлек. Әллә мин аларны күрмим инде шунда.

Интернет киңлекләрдә Сезнең иҗатыгызны күзәтеп барган укучылардан сорау: «Сез бәхетлеме? Әгәр бәхетле булсагыз, нишләп шигырьләрегез шундый моңсу?»

Мин тормышта моңсу түгел. Минем бит һәрвакыт авыз колакта. Ә моңланмаган күңелдән яхшы әсәр чыга алмый. Шуңадыр инде, еш кына образга керәм. Дөресрәге, андый халәт миңа «йога». Һинд фильмнарын күрсәткәндә, залда хәтта ирләр елап утыралар. Алар бит күтәрә алмаслык кайгылары булганлыктан еламый. Мин дә шуның кебегрәк: берәр кешенең сагышын тойсам, миңа ул сагыш «йога», тик күз яшьләре булып түгел, шигырь булып тама.

Ә бәхет төшенчәсенә килгәндә, дөньяда туганнан алып үлгәнгә кадәр һәр минутында бәхеткә күмелеп яшәгән кеше турында ишеткәнем юк әле. Бүген мин үлеп бәхетле, иртәгә үлеп бәхетсез булырга мөмкинмен. Моны нормаль, дип саныйм.

«Әллүки»челәр өчен Сез – икенче әни. «Балаларыгыз»ның иҗатын ничек бәялисез? Балалык иҗатыннан яшьләр иҗатына күчеш күзәтеләме?

Әни – берәү генә! Икенчесе, өченчесе юк. Кайнанага «әни» дип дәшәбез, әмма ул – этикет сүзе, чынлыкта, әни – бердәнбер! Әти кебек. «Әллүки» исә – аерым дөнья. Һәм ул үзгәрә. Заман белән бергә үзгәрә. ХХ гасырда актуаль булган эш формалары бүгенге көн өчен ярамый. Хәзерге заман балалары җыелыш җыеп, сөйләшеп утыру ягында түгел. Интернет бар, мәгълүмат күп, вакыт юк, элемтә икенче рәвешкә күчә. Ә иҗатка килгәндә, хәзерге буын яшьләр алар яшендәге өлкән һәм безнең буынга караганда күпкә талантлырак. Күчеш күзәтелә. Өмет бар.

Еш кына өлкән буын әдипләр белән яшьләр арасындагы упкынны күрергә туры килә. Бу упкыннан ничек котылырга?

Әйе, каршылык яши, упкын үк түгел инде, әлбәттә. Гадәти «аталар һәм балалар» проблемасы, ул булган, бар һәм булачак. Аннан котылып булмый һәм кирәкми дә. Бер караганда, өлкәннәр яшьләрне аңларга тиеш, югыйсә, чөнки үзләре дә кайчандыр «яшь» булганнар, әмма аңламыйлар. Барысы да түгел, аерым шәхесләр аңламый. Икенчедән, гадәти ата-ана кебек, үзләре тормышка ашыра алмаган хыялларны балаларда күрергә телиләр. Мәсәлән, яшьләрне «милли» темага язмауда гаеплиләр. Соң, аларны гаепләүче өлкән буын язучылары арасында кем унсигез яшендә үз заманында «милләт» дип күтәрелеп чыккан?

Кешене язарга өйрәтеп буламы?

Кеше үзе теләсә, була. Теләмәсә, юк. Теләк һәм аз гына сәләт кирәк. «Әллүки»челәргә аптырыйм да инде кайчак: менә минем, мәсәлән, тормыш тәҗрибәм, теоретик белемем, әзме-күпме осталыгым бар, бу турыда беләләр. Нигә дүрт-биш ел уку дәверендә шуннан файдаланмый соң алар? Нигә миннән: «Халисә апа, язарга өйрәтегез әле?» – дип сорамыйлар? Нигә мин аларга үз белемемне, тәҗрибәмне, укытучы буларак, көчләп тагарга тырышам? «Әллүки»челәргә генә кагылмый бу. Гомумән, безнең ил белем системасын һәм чит ил (Ауропа, Америка) белем системасын аерып куя торган әйбер. Урамда реклама кәгазьләре өләшеп торучыларны күргәнегез бардыр инде. Кирәкме, кирәкмиме – синең кулыңа тоттырырга тырышалар. Укытучы да менә шул хәлдә. Белем кирәкмәгәннәргә белем өләшәбез. Маслоу ихтыяҗлар пирамидасының түбәнге баскычларын да уза алмаганнарның учына белем җәүһәрләрен дыңгычлап тутырабыз… Дөрес түгел бит бу.

Иң кыю хыялыгыз нинди, Халисә апа?

Мин хыялсыз яшәргә өйрәндем инде. Хыялым юк. Максатлар бар.

Ниндидер зур максатлар белән яшисезме? Әллә кечкенә-кечкенә максатлардан торамы тормыш?

Ниндине үзең билгелисең инде. Зурлары да бар, кечкенәләре дә. Миңа калса, илле яшьтә егерме яшьлек яшь кеше кебек, хыялланып утыру килешми. Ә максатлар үзгәрә, кичектерелергә мөмкин. Китап чыгару максатым бар.

Ун елдан иҗатыгызны нинди итеп күрәсез?

Үземне бер-ике роман, берничә повесть авторы итеп күрәсе килә.

Күптән түгел генә «Көтелмәгән кунак» сериалы дөнья күрде. Фильмнар чыккач, тамашачылардан, интернет кулланучылардан берәр җавап реакциясе булдымы?

«Ошады, әйбәт» диючеләр булды, мактадылар. Таныш-белеш «начар» дип әйтми инде, аңлашыла. Таныш булмаганнардан «Вконтакте»да уңай фикерләр әйттеләр. Нәрсәсе әйбәт һәм нәрсәсе начар икәненә анализ ясаучы булмады, булыр дип уйламыйм да. «Күңел ачу» телефильмнары бит, әллә нинди зур фикер әйтү мөмкин дә түгел. Күбрәк артистлар уенын тәнкыйтьлиләр, аларга «эләгә».

1994. Казан. Кремль

Инстаграмдагы аккаунтыгызда спорт белән шөгыльләнү турында еш язасыз. Спорт Сезнең дөньягызга кердеме, әллә Сез спорт дөньясынамы?

Мин спорт дөньясына керсәм, анда миннән эз калган булыр иде. Димәк, спорт минем дөньяма кергән: эз калдырды. Спорт – сынау бит ул, үз-үзеңне сынарга кирәк булганда, менә дигән мөмкинлек. «Мин булдырам әле!» – дип үз-үзеңә раслауның бер төре. Мактану түгел. Мин ул дөньяда күптән инде, әмма кешеләргә ачылуым быел гына булды. Башта кыенсына идем, әмма «Сездән үрнәк алып, мин дә спортзалга бардым» дип язучылар бар, шуңа күрә киләчәктә дә бу теманы яктыртып барырмын, дип уйлыйм.

Үзегез интернет киңлекләрдә кемнәрне күзәтеп, кемнәрнең иҗатларын карап барасыз?

Аерып әйтү кирәк булса, Луиза Янсуар, дим. Күңелгә ошаган шагыйрь-язучылар күп, әмма Луизаны аерып куям. Аның шигърияте минем күңел кылларын тибрәтә ала. Башка беркемдә дә очрамаган ихласлылык табам.

Күпләрне кызыксындырган сорау: барысына да ничек өлгерәсез

Өлгермим. Өлгерсәм, язучы буларак җан биреп ятмас идем. 2012 елдан бирле китап бастырганым юк. Ике эштә эшлим, өстәмә проектлар алам; вакыт җитмәгәнлектән, язарга теләгән бик күп әсәрләр язылмыйча кала. «ВКонтакте» сайтында шигырь язып, күңелне басып куям, әмма моның вакытлыча икәнен бик яхшы аңлыйм. Тормышымны үзгәртмәсәм, мин бер татар телле язучыны үтерәчәкмен. Укыла торган, әдәби телдә яза торганны. Менә бу – куркыныч…

QSFMIko--Bg

Комментарий язарга