Проза

P_20181126

Күбәләк канатлы тормыш

Бүген күк әфлисун төсендә. Әйтерсең, җирдәге төнге утлар, кояш булырга теләп, күкләргә сеңгән. Йолдызлар да, ай да күренми. Төнге күк аларны йоткан. Бүлмә тулы бушлык. Хастаханәнең ялгыз бүлмәсендә берәү генә. Бу ялгыз зур тәрәзә аша аның күзләре күк белән серләшә. Күк йөзе аның бердәнбер сердәше, дусты хәзер.

Алга таба

PhE7pyOi6eI

Убыр чокырындагы яктылык

 Гаделне гел шушы урманга тарта. Алай дисәң… аларның авылы урманның куенына ук кереп урнашкан бит! Урманның серле бер урынына, йөз еллык имәннәр үсә торган ешлыгына янәшә генә яши бу авыл. Нәкъ менә шул имәнлек үзенә тартып, чакырып, ымсындырып тора да инде авыл малайларын…

Алга таба

1 31

Зиннур Тимергалиев “Әдәби суд”ка чыга

Ноябрь урталарында Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамыр” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак. “Идел” журналы оештырган әлеге чарада Казан арты төбәгенең шагыйрьләр, прозаиклары, әдәбият сөючеләр катнашыр дип көтелә. Сез дә әлеге әсәрне укып, үз фикерегезне яза аласыз. “Әдәби суд”та да катнаша аласыз. Төгәл урыны һәм вакыты хакында өстәмә хәбәр итәчәкбез.

Алга таба

clear-1853607_1280

Ата-аналар җыелышыннан соң…

Кич. Көзге суык яңгырлы җил сары яфракны тәрәзә пыяласына китереп сылады. Яфрак әкрен генә шуышып, тәрәз буйлап аска үрмәли, юлында очраган су тамчыларын йотып бара башлады. Әле генә яфрак үрмәләп үткән урынга яңа яңгыр тамчылары килеп бәрелде. Кабинеттагы люминесцент лампаның суык уты тәрәз пыяласында чагыла, урамдагы сары фонарьләр, сүнәм-сүнәм дигән кебек, тонык кына яналар иде.

Алга таба

Күгәрченнәр (хикәя)

Камил үзен белгәннән бирле очарга тели иде. Җиргә болытлар арасыннан аяк салындырып карап утыру да, астыңда меңләгән авыл-шәһәрләр калуын да түгел, ә очкан вакыттагы җиңеллекне, ирекне тою теләге һәрвакыт күкләргә тартты.

Алга таба

76961

“Зөләйха күзләрен ача” романы буенча фильм төшереләчәкме?

Гүзәл Яхина 1977 елда Казанда туа, Казан дәүләт педагогика университетын һәм Мәскәү кино мәктәбен тәмамлый. Язучыга дан китергән “Зөләйха күзләрен ача” романы 2015 елда рус теклендә языла һәм бик тиз арада татар һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.  Әлеге китабы өчен автор  “Большая книга”, “Ясная Поляна” һәм “Книга года” премияләре. Алга таба

y-chrom

Яшәсен Y хромосома!

Яшьлектә, Рөстәм Мингалимнең «Кайда сез, ирләр?» пьесасын укыгач, тирән фикерләр уздырам дип, автор ясалма ситуацияләр һәм образлар иҗат иткән, ике җенескә пародия язган, дип уйлаган идем. Ә хәзер фикерем үзгәрде: аны сәхнәләштерергә була, бик була! Чөнки дөньяны үз кулларында тотасы ирләрнең юкка чыгуы хакында моннан ничәмә еллар элек чаң суккан бит!

Алга таба

Менә шулай, күрше (Хикәя)

“Гөрс… Гөрс…” Тәрәзә пыяласы зеңгелдәп куйды. Тагын күршесенең үзчире  кузгалды.  Дүртенче ел шушы мәхшәр кабатлана: җәй уртасы җиттисә ул  гөрс-гөрс атарга тотына. Авыру, чын мәгәр авыру! Акылга камил кеше мондый хәтәр уеннар уйнар идемени!

Алга таба

34cbdb26-f1b7-4055-9ef8-9b0d9c15d6cb