Остаханә

b98474e7-f652-43dd-a161-425e9ccbd515

Яңа ел табынына шәп салат!

Беркөнне социаль челтәрдә юк-бар мәгълүматлар карап, ваакытны бушка уздырып утырганда, күзем бер салат рецептына төште: тавык ите һәм анас белән, диелгән. Бәйрәмнәрдә дус кызымның өстәлендә гел шундыйрак салат була, бик тәмле килеп чыга иде. Үземнең исә ясаганым юк. Монда да комментарийларда хуҗабикәләр “ашап туймаслык”, “телне йотарлык”, “мин дә гел ясыйм”, “өйдәгеләр прям үлеп ярата”,  дип мактагач, ясап карыйсы итте.

Алга таба

DSC_3927

Венецияне үзләре белән алып кайтканнар

Санкт-Петербург каласында яшәп иҗат итүче ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит абый һәм аның хәләл җефете рәссам, шагыйрә Халидә ханым Гыйләҗевлар белән берничә ел элек Казандагы остаханәләрендә очрашкан идек. Шуннан бирле, аралашып торсак та, күрешергә һич җай чыкмады.

Алга таба

zub_belish_food_from_kazan

Алмаз Хәмзиннан шәле бәлеше (телне йотарлык!)

Безнең якта дуслар белән яшерен генә берәр эш башкарырга маташканны сизсәләр: «Бәлеш пешерә алдыгызмы соң?» — диләр. Телевидениедә эшләгәндә, мин дә шул серле эшне майтарып карарга булдым. Әлбәттә, инде аңа байтак еллар узды.

Алга таба

4530a5a34844e0654b97ec1057cb68143028___600x450

Алма күп булса, как яса!

Август дигәч, алма исе кергән шикелле була. Алма күп булганда аны нишләтергә дә белгән юк. Варенье ясап, компот кайнатып, сыгып, сок ясап караган бар. Ләкин еш кына алма компоты, алма согы эчәсе килми, ә катырылган алма тора-тора әллә ничек тәмен югалта. Бездә иң ашала торган нәрсә — өйдә ясалган алма кагы. Гадәттә яхшылап качырып куймасаң, аны алма бакчада беткәнче үк ашап бетерәләр. Ясау да әлләни катлаулы түгел.

Алга таба

кырмыска

Көрәшчедән торт рецепты

Русиянең спорт остасы, көрәшче Азат Нурмөхәммәтовның Сабан туйларда бил алышырга оста икәнен белә идек инде. Әле бу ялларда гына Мингәрдә үткән көрәш буенча дөнья чемпионатында катнашып, чемпион титулына лаек булды ул! Котлыйбыз, Азат! Ә сез аның аш-суга да кулы ятып торганын белә идегезме? «Идел» укучыларын ул июнь санында үзе яратып әзерләгән «Кырмыска» торты рецепты белән бүлешеп сөендерде. Менә ул тылсымлы рецепт!

Алга таба

24a430d6-4d07-4d17-a832-a32c151d0503