Укучылар иҗаты

IMG_9746

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Халык күпсенмәсә, шагыйрь мин»

Рүзәл белән Казанның Ленин бакчасында күрештек. Агачларында калган соңгы яфракларның сары келәм булып сукмакка түшәлгән көннәре. Шагыйрь өчен истәлекле урын булып чыкты ул: беренче китабы дөнья күргәч, биредә телевидение өчен интервью алганнарын искә алдык. Ул самими көннәрдән соң шагыйрь Мөхәммәтшинның күңелендә никадәр яшен яшьнәгәнен күзалларга гына кала. Зур сәхнәләрдә пьеса, либреттолары куелды, «Каралама», «Бүре мин» шигырьләр китабы дөнья күрде. Болар – тынгысыз шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат юлындагы кайбер баскычлар гына.

Алга таба

drzewa,-las,-czarno-biale-zdjecie,-mgla,-sad-192575

Шәм утыдай моңсу дөньям яктылыктан сөенә

Октябрь номерында чыккан шагыйрьләребезнең берсе Хәбир Кәбир улы Ибраһимов 1958 елның 19 ноябрендә Апас районы Борнаш авылында дөньяга килә. Казан мәдәният институтын тәмамлагач, республика авыллары Мәдәният йортларында, Казандагы Союзара үзешчәннәр иҗат йортында эшли.

Алга таба

2 33

Гөлнур Айзат. Яшәү яме

Шагыйрә, прозаик, публицист Гөлнур Айзетулова (Гөлнур Айзат) Татарстанның Апас районы Иске Әнәле авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыган елларында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Әллүки» иҗат түгәрәгендә каләм чарлый, «Әдәби сүз» газетасында алмаш мөхәррир була. «Идел» яшьләр журналына актив яза. 1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә кайта.

Алга таба

1

Карбыз да, бәрәңге дә шәп булды!

Арча районы Урта Сәрдә авылында Сабировлар гаиләсенең бакчасында карбыз уңышы бик шәп булган. Рафина апа белән Илдар абый аны ел саен үстерәләр һәм уңдырыш елдан ел яхшырак. Без исә бәрәңгене инеш буенда үстерәбез.

Алга таба

hand-984170_1280

Таң алдыннан төрле хәлләр була (булган хәл диләр)

Яңа өйгә күчкәннән бирле бездә ниндидер сәер хәлләр була башлады. Баштарак йоклый алмый азапландым, төннәр буе йөреп чыга идем. Ә аннан, бер сәбәпсез телевизорыбыз күрсәтми башлады. Әллә ничә тапкыр ремонтка илтеп карадык, сәбәбен таба алмадылар. Гарантиясе чыккан, сәбәбен белүче юк, башка ремонтка илтеп тормаска булдык. Чыгарып ташларбыз инде дип уйландык. Әмма өлгермәдек. Беркөнне таң алдыннан бер сәер хәл булды. Әллә өнем, әллә төшем булды шунда, хәзер төгәл генә әйтә дә алмыйм.

Алга таба

clear-1853607_1280

Ата-аналар җыелышыннан соң…

Кич. Көзге суык яңгырлы җил сары яфракны тәрәзә пыяласына китереп сылады. Яфрак әкрен генә шуышып, тәрәз буйлап аска үрмәли, юлында очраган су тамчыларын йотып бара башлады. Әле генә яфрак үрмәләп үткән урынга яңа яңгыр тамчылары килеп бәрелде. Кабинеттагы люминесцент лампаның суык уты тәрәз пыяласында чагыла, урамдагы сары фонарьләр, сүнәм-сүнәм дигән кебек, тонык кына яналар иде.

Алга таба

39b3751818be30ca095d55ad991cec95

Арчадан шигъри күчтәнәч

Күңелеңә илһам килсә, синең яшеңне сорамый инде ул. Менә Арча районы Урта Сәрдә китапханәсе каршында оешкан «Каләм тибрәтүчеләр» һәм «Ак калфак» оешмаларына йөрүчеләр дә бер кочак шигырьләр юллаган безгә. Кайберләр укучыларыбыз хозурына да тәкъдим итәргә булдык.

Алга таба

sNNd5aX5VHk

Алмирә Хәкимуллина: Үз-үзеңне җиңү

Алмирә Хәкимуллина — Казан кызы. 2 нче татар гимназиясе укучысы, 2018 елда татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадада Гран-при иясе, узган ел урыс теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада абсолют җиңүче! Ул әле шигырьләрен яңа яза башлаган гына. Уңышлар телик үзенә.

Алга таба

sNNd5aX5VHk