Шәһәрне үз итә алмадым…

Гөлчирә апа белән мәктәптә күрештек. Мәктәптә укыган чакта, Гөлчирә апа минем класс җитәкчем һәм биология укытучым иде. Ул миндә үзенә карата беренче караштан кызыксыну һәм ихтирам уятты. Аның кызыклы итеп дәрес алып баруы, һәр балага ярдәм кулы сузуы, тирән белемле булуы, үзенә җәлеп итте. Ул безнең өчен таяныч та, чын дус та, киңәшче дә иде. Минем уйлавымча, һәр бала да Гөлчирә апаның дәресләрен бик ярата, һәм көтеп ала.

Гөлчирә апа 1951 нче елда Кемерово өлкәсе Белово шәһәрендә эшче-шахтер гаиләсендә дөньяга килә. 1952 нче елда туган якларына, Татарстанга әйләнеп кайталар. 1959 нчы елда 1 нче сыйныфка укырга керә һәм 1969 нчы елда Мүлмә урта мәктәбен тәмамлап, КДПИ ның биология-география факультетына укырга керә. 1974 нче елда югары уку йортын тәмамлап Мүлмә мәктәбендә 40 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә.

Ринат абый белән Гөлчирә апа 44 ел бер сукмактан атлап, бер-берсен хөрмәт итеп, булмаганын булдырып, булганына шөкер итеп яшиләр. Алар өч бала тәрбиялиләр. Ике уллары Айрат белән Рифат һәм кызлары — Айгөл.
Балаларын үстереп, укытып, олы тормыш юлына озаттылар алар. Хәзерге вакытта уллары – Айрат гаиләсе белән Олы Әтнәдә яши, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, икенче уллары — Рифат гаиләсе белән Казанда, ул төзүче булып эшли, кызлары — Айгөл Кукмара районы Зур Сәрдек авылында гаиләсе белән гомер итә, мәктәптә инглиз теле укыта. Бүгенге көндә Гөлчирә апаны 8 оныгы үсеп шатландыра. Ял, бәйрәм саен кайтып хәлләрен белеп, булышып китәләр.

Гөлчирә апа, балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмый, клубта булган чараларда да актив катнаша, буш вакытларында шигырьләр яза, мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Чишмә“ фальклор ансамбленә дә йөри.
Гөлчирә апаның шигырьләренә очраклы рәвештә генә тап булдым. Шигырьләр берсеннән-берсе мәгънәле һәм тормышчан. Мин Гөлчирә апаның шундый талантлары булуын белгәннән соң аның белән әнгәмә уткәрергә булдым.

«Тормыш матур – күрә белсәң,тормыш – матур – яши белсәң» дигән әйтем бар безнең халыкта. ”Тормыш” дигән сузнең мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый һәм тормыш юлын һәркем үзенчә үтә. Беренче соравым тормыш фәлсәфәсен ачыклап китү турында.

– Гөлчирә апа, тормышны ни өчен яратасыз? Хәзерге тормышыгыздан канәгатьме сез? Үткәннәрне үзгәртер идегезме?
– Мин тормышымнан бик канәгать. 67 ел яшәү дәверендә аңлы рәвештә кылган хаталарым юк дип саныйм, шунлыктан үткәннәргә кайтып нидер үзгәртергә теләмим. Тормышчан максатларыма ирештем: югары белем алдым, туган мәктәбемдә яраткан фәнемне укытам, укучыларымны яратам һәм хөрмәт итәм, укытып чыгарганнар арасында горурланырлык укучыларым да бар. Гаилә бәхете дә читләтеп узмады, мине аңлардай кешегә тормышка чыктым, тәрбияле, тырыш балалар үстердек. Хәзер аларның игелекләрен күреп яшибез.

– Сезнең яшәү урыныгыз авыл җирлегенә бәйле. Күп кешеләр авылда калганнары өчен үкенәләр. Чөнки шәһәр җирендә мөмкинлекләр куп. Уңайлы шартлар да тудырылган. Авылда калуыгызның төп сәбәбе нәрсәдә? Авылда калуыгызга үкенгән вакытларыгыз булдымы?
— Минем әти-әнием авыл кешеләре, ә мин — аларның дәвамчысы. Укыган елларда ук шәһәрне үз итә алмадым, авылны гел сагына идем. Икенче сәбәбе: иптәшем Ринат белән дә бәйле, ул агроном, авыл хуҗалыгы белгече, шулай булгач, безнең кая яшәвебез узеннән-узе хәл ителде. Монда үкенү турында суз дә юк.

–Бугенге көн кузлегеннән чыгып караганда, сез иҗатка якын торасыз. Шигырьләр язасыз, ансамбельдә җырлыйсыз, ә һөнәрегез буенча сез биология укытучысы. Ни өчен биология укытучысы һөнәрен сайладыгыз, татар әдәбияты, татар теле укытучысы тугел? Укучы вакытларда ук әдәбият белән кызыксындыгызмы?
— Мин киләчәктә үземне татар теле укытучысы итеп күрә идем, чөнки әдәби әсәрләрне укырга бик яраттым, иншаларны теләп һәм җиңеллек белән яздым. Ләкин биология укый башлагач, агроном булу теләге уянды. Өйдәгеләр бу хатын-кызга бара торган һөнәр түгел диделәр. Шушы вакытта класс җитәкчем Фәйзиева Зәмзәмия Гали кызы миңа үзенең киңәшен бирде: ”Биология укытучысы булып, булачак агрономнарны узең әзерлә”, — диде. Шушы киңәше сүздә генә калмады, үзе җитәкләп педагогия институтына алып барды. Менә шулай мин балаларга биология фәнен укыта башладым.

–Биология укытучысына шигырь язу тормышта сирәк очрый торган күренеш. Ләкин сез — шуның ачык бер мисалы. Ә сезгә шигырьләр язарга нәрсә этәргеч булды?
— Биология — табигать турындагы фән булганлыктан, һәрбер үткәрелгән класстан тыш чараларны балаларга үтемле, кызыклы булсын өчен шигырьләр белән “бизәп” барырга тырыша идем. Ул елларда интернет һәм андагы әзер чаралар юк , шунлыктан, укытучы барсын да узе әзерләргә тиеш. Шигырьләр тууның беренче сәбәбе шушы булды.

– Гөлчирә апа, хәзерге чорда шигырьләрегезнең тематикасы узгәрдеме? Күбрәк нинди темалар күңелегезгә якын?
— Вакыт үтү белән шигырьләремнең темалары үзгәрде. Чөнки беренче урында әти-әнием,балаларым,оныкларым тора. Күбрәк шигырьләрне шуларга багышлыйм. Шигырьләремдә кубрәк үгет-насыйхәт, изге теләк, шәфкатьлелек темалары төп урынны алып тора.

– Кайсы язучылар белән кызыксынасыз? Алар сезне кайсы яклары белән җәлеп итәләр?
– Хәзерге вакытта да матур әдәбият белән кызыксынуым дәвам итә. Буш вакытларымда М.Мәһдиев, М.Насыйбуллин китапларын, ә соңгы вакытта Зифа Кадыйрова әсәрләрен зур кызыксыну белән укыйм, чөнки әсәрдәге вакыйгалар тормышчан.

– Белгәнемчә, сез әле мәдәният каршындагы “Чишмә” ансамблендә дә җырлап йөрисез. “Чишмә” фольклор ансамблендә ничек җырлый башладыгыз? Барсына да ничек өлгерәсез?
– Фольклор ансамблендә җырлау соңрак, 50 яшьләрдән соң башланды. Бездән алдагы состав олыгайгач, без аларга алмаш булып килдек. Ансамбль белән авыл клубларында гына түгел, район һәм республика күләм конкурсларда катнашабыз. Хәзерге яшь ул бик иркен вакыт: балалар үз тормышлары белән яшиләр, оныклар кунакка гына киләләр, димәк буш вакыт күп. Вакытны зыяга уздыру миңа хас түгел, миңа һаман коллектив, хәрәкәт һәм хезмәтемнең нәтиҗәсе кирәк.

–Яшь чакларда да клубка, кичке уеннарга бара идегезме?
–Ул чакта яшьләр телевизор карамый иделәр, кинофильмнарны клубта карадык, ул булмаганда, кичке уеннар оештырдык, чөнки яшьләр бик актив иде.

— Гөлчирә апа, шушындый эчтәлекле әңгәмәгез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын. Җырлап, иҗат итеп яшәргә язсын.

3

Комментарий язарга