Татар альтернатив җырчылары Илһам Шакировны искә ала

Татар инстаграмы Илһам абый Шакировның фотоларына тулды. Легендар җырчыбызны татар альтернатив музыкантлар һәм җырчылары да искә ала.

Австралияда яшәүче һәм иҗат итүче татар җырчысы Зуля Камалова үз аккаунтында Илһам абый аның яраткан җырчысы булуын белдергән.

Популяр татар альтернатив музыкасы белән шөгыльләнүче, Yummy Music лейблы җитәкчесе, «Алтын» җыры сүзләре авторы Ильяс Гафаров та үз инстаграмында Илһам Шакировның фотосын куйган.

View this post on Instagram

1935-2019

A post shared by Ильяс Гафаров (@ilyasgafarov) on

Яшьләр арасында поплуяр җырлар иҗат итүче җырчы Илсөя Бәдретдинова да танылган җырчы белән 14 ел элек төшкән уртак фотосын куйган.

Чыннан да Илһам ага Шакировның вафаты ул татар музыкасында бер зур гына чорның китүен күрсәтә торган билге. Татарча альтернатив музыка язучылар да бай музыкаль мирасыбызны, талантлы җырчыларыбызның иҗатын онытмасыннар иде.

Тагын бу темага караган язмалар:

Илһам Шакиров белән хушлашу көне билгеле

Ил кайгырса, илдә Илһам җылый…

Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклаша

 

 

Комментарий язарга