Яңа ел табынына шәп салат!

Беркөнне социаль челтәрдә юк-бар мәгълүматлар карап, ваакытны бушка уздырып утырганда, күзем бер салат рецептына төште: тавык ите һәм анас белән, диелгән. Бәйрәмнәрдә дус кызымның өстәлендә гел шундыйрак салат була, бик тәмле килеп чыга иде. Үземнең исә ясаганым юк. Монда да комментарийларда хуҗабикәләр “ашап туймаслык”, “телне йотарлык”, “мин дә гел ясыйм”, “өйдәгеләр прям үлеп ярата”,  дип мактагач, ясап карыйсы итте.

Аш-су бүлмәсендә кайнашырга сәбәп тә чыкты: редакциядә Яңа елны билгеләп узарга килештек, шул ук кичне дуслар кунакка килергә тиеш иде. Шундук ике тәлинкәгә ясадым!

Салатка кирәкле әйберләр бик гади: тавыкның түш ите, 1 банка консервланган ананас (мин туралганын түгел, борҗалап тутырылганын яратам), 4 пешкән йомырка, сарымсак, майонез.

Тавыкның ак итен суда пешердем. Тозны әзер булыр алдыннан гына салдым. Тәмләндерү өчен кара борыч белән лавр яфрагы да өстәдем. Ит кибеп китмәсен өчен шулпасында суыттым.

Беренче кат – шакмаклап туралган тавыкның ак ите, икенче кат – шакмаклап туралган ананас, өченче кат – йомырка. Һәркайсының арасына сарымсаклы майонез сылыйсы. Салат өстәнә уылган сыр сибәсең. Берничә сәгать суыткычта тоткач, табынга чыгарырга да мөмкин.

Беренче мәртәбә ясавым, тәме ничектер дип бик борчылган идем, әллә пешерү-төшерү эшенә бисмилла әйтеп керешкәнгә, әллә хезмәттәшләремнең карыны ачкан вакытка туры килдем, салаттан җилләр исте. Болай булгач, тагын ясап, сыламый ярамас үзләрен.

b98474e7-f652-43dd-a161-425e9ccbd515

 

Комментарий язарга