Яшьләр галәме

IMG_4349

“Бүлмәдәге утны сүндереп, берәү белән дә сөйләшмичә ял итәм”

«Идел» журналының декабрь санында Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  артистлары белән бик кызыклы әңгәмәләр чыккан иде. Әңгәмәдәшчебезнең беренчесе Эльдар Гатауллин. Ул актер гына түгел, режиссер-куючы да әле. Эльдар Гатауллин биредә алтынчы сезонын эшли.

Алга таба

2c743Z2IzWY

Һәркемдә галәм күрә ул

«Дөресен әйтимме? Мин әле һаман да үземне эзлим. Әкрен адымнар белән алга барам. Дизайнерлык эше дә шул адымнарның берсе генә дип уйлыйм. Гомерем буе шулай эзләнүдә булырмын кебек. Финиш сызыгы берәр күренерме икән, белмим…» Модельер, дизайнер-рәссам, мөселман киемнәре халыкара конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулаган Наҗия Галимова сүзен шулай башлады.

Алга таба

I

«Шәһәрчеләр» милләтне коткарырмы?

Быел сентябрь аенда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе «Интертат» электрон газетасында «Шәһәрчеләр» проектын башлап җибәрде. Текст, видео һәм фотографияләрдән торган бу проект яңа татар шәһәр мәдәнияте вәкилләре белән таныштыра.

Алга таба

IMG-6798

Игорь Смирнов: «Татарча эндәшсәм, шаккаталар»

«Идел» журналы «Сәләт»леләрне әледән әле басып тора. Сәләтлеләр арасында ата бүре «Сәләт»не очкычка тиңли. Елдан-ел сыйфаты һәм очышы яхшыра барган заманча очкычка. «Әмма камиллекнең чиге юк, «Сәләт» иле киләчәккә нык адымнар белән атлый», – ди. Әңгәмәдәшебез – «Сәләт» капитаннарының берсе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов.

Алга таба

IMG_9746

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Халык күпсенмәсә, шагыйрь мин»

Рүзәл белән Казанның Ленин бакчасында күрештек. Агачларында калган соңгы яфракларның сары келәм булып сукмакка түшәлгән көннәре. Шагыйрь өчен истәлекле урын булып чыкты ул: беренче китабы дөнья күргәч, биредә телевидение өчен интервью алганнарын искә алдык. Ул самими көннәрдән соң шагыйрь Мөхәммәтшинның күңелендә никадәр яшен яшьнәгәнен күзалларга гына кала. Зур сәхнәләрдә пьеса, либреттолары куелды, «Каралама», «Бүре мин» шигырьләр китабы дөнья күрде. Болар – тынгысыз шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат юлындагы кайбер баскычлар гына.

Алга таба

o9mYfCssjFY

Вики-мәктәп шәкертләре ниләр белә?

Тимерхан Шәйхетдинов – унберенче сыйныф укучысы. Әмма аның эшләгән эшләренә олы кешеләрнең дә исе китәрлек! Шушы яшендә үк ул ТР Балалар оешмалары советы рәисе, ТРның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең иҗтимагый ярдәмчесе, «Сәләт Вики-мәктәбе», «Безнең фикер» татар телле дебатлар проекты җитәкчесе. Татар, рус, инлиз телләрендә камил сөйләшә. 1 октябрьдә ул ТР Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара элемтә буенча илчесе Минтимер Шәймиевтә кунакта булды. Сөйләшүебез әнә шул очрашуны искә алудан башланды.

Алга таба

2 10

«Балага фото күрсәтеп кенә, туганлыкны саклап булмый»

Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә, ди халык мәкале. Тамырыңны белеп, туганнарны барлап-җыеп, бердәм булып яшәүгә ни җитә соң? Саба районы Мәртен авылыннан чыккан Шәмсетдин белән Килдебәк кызы Хәбибә нәселенең дәвамчылары чын туганлык үрнәген күрәсәтә.

Алга таба

IMG_5531

Сәләтләр җәй белән хушлашты (Фоторепортаж)

Бу көннәдә, Биектау районында урнашкан Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлык җирлегендә «Сәләт-Иске Казан» аланы узды. Якын тирәдән һәм башка аланнардан килгән балалар җәйнең соңгы көннәрен Сабан туе белән озатты.

Алга таба

IMG_5531