Яшьләр җыелган җирдә

Яшьләрнең телефон, телевизор экраннары каршында еш утыра диюләренә без инде күнеккән. Авыл балалары шәһәргә чыгып киткәч тә, заман артыннан куа, дип тә уйлыйлар. Ләкин бу һич кенә дә алай түгел!

Авылның үткәне белән кызыксынып, бүгенгесен булдырган һәм киләчәккә зур планнар корган яшьләребез бар әле безнең. Мәсәлән, Саба районы Явлаштау авылы яшьләре. Салада төпләнеп, гаиләләре белән бер дигән итеп яшиләр. Әйе, авылда эшсезлек мәсьәләсе юк түгел, тик яшьләрнең күбесе эш кирәк дип калага чыгып китми, Явлаштауда яки якын-тирә авылларда эшләп йөриләр. Ә шулай да башка мавыгуларга вакытлары ничек кала икән соң? Явлаштау яшьләрен нәкъ менә шул өлкәдә «ачасым» килә.

Яҗҗ эмблема

Спектакльне үзләре язганнар

Үзләренең «Яшьләр җыелган җирдә» командасын булдырган Явлаштау яшьләре мәдәният, сәнгать, спорт, фән дөньясында кайнап яшиләр. Ноябрь урталарында «ЯҖҖ – 2» дип аталган зур шоу-программа узасын ишеткән идем. Бу аларның икенче зур тамашалары икән инде. Беренче сезонны февральдә ачып җибәргән булганнар. Авыл яшьләре үз теләкләре белән Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасын сәхнәләштергән булсалар, монысында исә үзләре иҗат иткән «Йөзек салдым чишмәгә» әсәрен сайлаганнар. Мәдәният йортына килеп керү белән каршыма шул әсәрнең авторы Рәфидә Галимҗанова очрады.

– Бу минем тәүге пьесам, – дип башлады ул сүзен. – Беренче булып мин аны китапханәче Тәгъзимә апа Галиевага укыттым. Аның уңай фикерен ишеткәч, эчкә җылы кереп китте, яшьтәшләремә дә тәкъдим иттем. Әсәрдәге һәр роль яшьтәшләремнең характерына карап язылган иде бит. Әле беренче спектакльне куйганда ук, аларның холкын өйрәндем. Мәсәлән, Хәлим ролендәге шаян егетне җитди егет башкара алмый. Кызлар роле белән дә шулай ук. Рольләр бүленеп беткәч, ныклап икенче сезонга әзерләнә башладык.

Спектакльдә унике яшь егет һәм кыз белән алты өлкән кеше дә катнашкан. Өлкәннәргә килгәндә, алар авылның «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр икән. Төп рольдәге бердәнбер ир-ат – Явлаштауның моңлы җырчысы Ринат Шамилов булган. Алар буш вакыт тапкан саен репетицияләргә йөргән, студент яшьләр исә ялларда авылга кайткач кына рольләрен кабатларга өлгергәннәр. «Вакыт җитмәде, – ди Рәфинә дә. – Шуңа да кармастан, социаль челтәрдәге уртак чатыбызда аралашып, сүзләрне искә төшереп тордык. «ЯҖҖ» хәрәкәтен шул рәвешле югалтмадык. Әлеге спектакль безне күп яктан үзгәртте – авыл яшьләренең яңа эмблемасын булдырдык, ешрак аралаша башладык, кичләрен җыелышып, яңа идеяләр тупладык һәм әлбәттә, авылыбыз киләчәгенә өлеш кертү турында уйландык. Спектакльдә элеккеге күңелле уеннарны күрсәтү өчен өлкән буын апалары белән сөйләшергә туры килде. Алар исә безгә үзләре яратып башкарган җыр-биюләрен күрсәттеләр, киңәшләрен бирделәр. Бары тик шуннан соң гына әлеге әсәрне сәхнәгә чыгарырга төп фикер туды».

рафида

 Чишмә буе саклаган вәгъдә

«Йөзек салдым чишмәгә» – музыкаль мелодрама. Кайбер урыннарында рәхәтләнеп көлеп, хәтта елап та аласың. Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, пьеса Дилбәр исемле кызның язмышы көнче күзләр аркасында чәлпәрәмә килүе турында бара. Без әлеге конфликтны башта сизмибез, чөнки өлкән апаларның яшьлеген уйнаучы егет-кызлар барысы да бәхетле һәм ирекле. Кемдер укуын тәмамлаган, ә кайберәүләр инде эшкә урнашып, «кеше булган». Яшьләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә һәм сөйләм телләренә карап, вакыйга бүгенге көндә бара, дип әйтә алмыйбыз. Кайбер детальләр дә әлеге фикеребезне дәлилли кебек: бер егетнең магнитофон асып йөрүе, ә Һади исемле егетнең китаптан авыл тарихын укуы, Нурисламның дустыннан курка-курка әҗәткә акча алуы, кызларның тыйнаклыгы – әби-бабаларыбызның чорына хас булган сыйфатларны тасвирлый.

Яшьләр көн саен диярлек кичке уенга чишмә янына җыелалар. Йөзек салышлы, биш парлы, такмак әйтү уеннарын уйнап бетергәч, парлашып кайтып китәләр. Кызларның берсе дә егетләргә тагылып, әрсезләнеп йөрми. Егетләр беренче сүз кушып, озатырга рөхсәт сорагач кына ризалашалар. Шулай да араларыннан берсе – Галия роле ике заманны чагыштыра кебек. Бай гаиләдән булган кыз Дилбәрнең егетен ошата һәм ничек үзенә каратырга белми. Аның барлык яшьләрдән өстен икәнен күрсәтү өчен – әшәке теле, бармагындагы йөзекләре, матур күлмәкләре кулланылган. Тик Нурислам аның зиннәтлегенә карап кына гашыйк булмый. Сөйгәне Дилбәргә булган мәхәббәтен саклап килә.

Көннәрдән беркөнне Галия барыбер үзенекен эшли – Нурисламны алдап булса да, үзенә карата. Дилбәр, түзәр чамасы калмагач, сөйгәне бүләк иткән йөзекне чишмәгә ташлап калдырып, калага китә. Шунда кияүгә чыга, бер кыз үстерә. Менә шушы күренештән соң, аларның картлыклары пәйда була. Олыгайган Дилбәр ире вафатыннан соң, шәһәрдән авылга кайтып, ахирәтләре белән күрешә. Яшьлектә көйләгән «Җидегән чишмә» көен онытмый. Үткәннәрен искә алырга чишмә буена төшкәч, яшьлек дошманы Галияне очрата. Үз гомерендә Нурисламны тартып алып, бәхет күрмәгән һәм яман чир белән авырган карчык аннан елый-елый гафу сорый. Чишмә буенда ике карчык үткәндәге хаталарга нокта куялар. Әмма спектакль моның белән генә тәмамланмый. Дилбәр ачыргаланып, Нурисламын искә алганда, читтәрәк күзәтеп торган карт аңа якынрак килә. Тамашачылар әлеге парның тәүге тапкыр очрашуларын күзәтә башлый. Яшьлекләрендә чишмә буенда вәгъдә бирешкән пар картлыкларында гына бергә калалар. Аларның яшьлек хатасын аңлату өчен «Яшьлектә сөйгән яр» җыры да юкка гына сайланмаган. Өстәвенә, шул җырны башкарып чыккан яшьләрнең вальс биюе әсәрнең эчтәлеген тагын да ача кебек.

Яшьләр театр

«Кызларны көткәндә сүзләрне ятладык»

Спектакль өлеше тәмамлангач, яшьләр сәхнәгә «ЯҖҖ – 2. Кайтаваз» исемле телевизион форматта әзерләнгән шоу-программалары белән чыктылар. Әлеге өлештә тамашачылар белән турыдан-туры аралашу, Казан артистларына пародия һәм авылның соңгы яңалыклары белән таныштыру күрсәтелде. Барысында да катнашучылар – яшьләр генә. Бигрәк тә егетләр активлык күрсәтергә тырышты – Казан артистлары булып җырлаганнан соң, алып баручы роленә керделәр, ә ахырдан авыл егетләре исеменнән җыр башкардылар, кыскасы, яшьләр командасының һәр катнашучысы әлеге тамашага үз өлешен кертте.

Ә яшьләр үзләре бу турыда ни уйлыйлар икән соң?

Илсинә Гыйльметдинова (19 яшь) :

Явлаштау яшьләре барысы да сәләтле. Авылда уздырылган бәйрәмнәрдә кечкенәдән катнашып киләбез. Татар спектакльләренә дә мәхәббәтебез көчле. Икенче спектакль куйдык, бер генә дә хурлау сүзе ишетмәдек, киресенчә, гел мактадылар гына. Һәрберебезнең үз мәшәкате булуына карамастан, авылга кайту белән клубка йөгерергә тырыштык, рольләрне тизрәк өйрәнеп, авыл халкын сөендерәсебез килде. Безнең фикерне хуплап, ярдәм итәргә әзер торган олы абый-апаларыбызга да рәхмәт. Ике ел инде шәһәрдә укысам да, авылга якынрак булу теләгенең сүреләсе юк.

Азат Газизуллин (21 яшь):

Мин спектакльдә Әнвәр исемле егетне уйнадым. Аның үзенчәлеге шаянлыгында һәм гел магнитофон күтәреп йөрүдә. Ул минем холкыма туры китереп язылган ахры. Беренче спектакльдә миңа дигән рольне озак сайлаган идек, бәлки беренчесе булганга да, авыр тоелгандыр. Сәхнәгә чыгып, үз ролеңне тиешенчә итеп кую күп тырышлык сорый шул. Актерлык осталыгына безне Зилә апа Абдуллина өйрәтте. Мондый спектакльләр кешене ял иттерергә генә түгел, гомумән, гыйбрәт алырга, уйландырырга тиеш. Шуңа күрә киләчәктә авыл халкы өчен яңадан-яңа әсәрләр сәхнәләштерергә уйлыйбыз.

Илүзә Галимҗанова (17 яшь):

Миңа спектакльдә төп рольне – Дилбәрне уйнарга туры килде. Ул оялчанлыгы һәм аз сүзле булуы белән миңа охшаган. Беренче куйган спектакль белән чагыштырганда бу рольне җиңелрәк башкарып чыктым. Ләкин «Кулъяулык» спектаклен без видео аша карап өйрәндек, ә монысында хәрәкәтләрне үзебезгә кузалларга кирәк булды. Авыл җирендә мондый спектакльләрне кую бик кирәк. Халыкны концерт, спектакль белән сөендерүче булмаса, гомумән, яшәве дә күңелсез булыр иде. Авыл кешесе шәһәргә театрга да еш йөри алмый бит. Шуңа күрә үзебез башкарып чыга алганча, чараларда катнашырга тиешбез.

Рәнис Галиев (17 яшь):

Әлеге спектакль бер-беребез арасындагы яхшы мөнәсәбәтне чагылдыра. Кемдер эшли, кемдер студент дигәндәй… Шулай да, репетицияләргә тулы состав белән җыела идек. Җыелу дигәннән, кабатларга чыккач, кызлар бик көттерә иде. Аларны көткәндә, пьесаның сүзләрен ятлап бетерә яздык. Спектакльне куюдан да бигрәк әзерлек барышы күңеллерәк тоелды. Чөнки яшьләр барысы да үз фикерләрен җиткерергә тырышты. Ә безнең авылда яшьләрнең фикерен ишетә беләләр!

Айсинә Әхмәтҗанова (20 яшь):

Авыл киләчәге безнең кулда, дип горурланып әйтсәк тә, безнең фикерне тыңлаучы һәм хуплаучы абый-апаларга рәхмәт әйтәсе килә. Алар безгә шундый мөмкинлек бирәләр икән, без киләчәктә алар өметләрен, һичшиксез, акларбыз!

Айдар Гыйльметдинов (22 яшь):

Безнең командабыз яшьләрнең бердәмлеге һәм теләкләре булганнан гына оешып китте. Мондый команда булгач, авылның киләчәге бар, диясе килә. Шуңа күрә «ЯҖҖ»га күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә уйлыйбыз. Минем фикеремчә, авылда яшьләрнең булуыннан бигрәк, авылда калучылар мөһимрәк.

Инсаф Галимҗанов (23 яшь):

«ЯҖҖ»ның беренче сезоныннан соң, составка керүчеләр артты. Икенче концертта инде сәхнәгә озак еллар чыкмаган яшьләрнең сәләтләре ачылды. Ә спектакльгә килсәк, аны кызганыч итеп куюы гына авыр булды. Чөнки без кечкенәдән сәхнәдә кызык күренешләр күрсәтеп үскән егетләр. Бәлки шул ягы белән спектакль безнең күңелгә кереп калыр да.

Явлаштау яшьләрен тыңлагач, авыл киләчәге өчен сөенеп куйдым. Ә аларның йөзләрендә дулкынлану һәм җитдилек. Нинди максатчан, бердәм егетләр-кызлар! Авыл яшәеше өчен менә кемнәр тырыша! Тагын кайсы авылда гади авыл яшьләре менә шулай зал тутырып тамашачы җыя әле? Әле бит алар спорт ярышларында да катнаша, яшәешкә дә өлеш кертә. Берсе дә авылны ташлап калага китәргә хыялланмый. Бу мактауга лаек түгелмени?

Рольләр

Раил Рәшитов фотолары

Комментарий язарга